«Россия тимер юллары» ААҖ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Баш идарәсе 2020 елда «Россия тимер юллары» ААҖ инфраструктурасы объектларында гражданнарның җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча ведомствоара чаралар үткәрү планы кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгы 2020 елның 1 июненнән 10 июненә кадәр балигъ булмаганнарның транспорт хокук бозуларын кисәтүгә, шулай ук тимер юл транспорты объектларында балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән «Балалар һәм транспорт» оператив-профилактик чарасы оештырачак.
Шул уңайдан сезгә ТИМЕР ЮЛ ТРАНСПОРТЫНДА куркынычсызлык кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез!
Шуны истә тотыгыз, тимер юл транспорты югары куркыныч зонасы булып тора, шуңа күрә бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык чараларын төгәл үтәгез һәм транспортта булган кагыйдәләрне үтәгез.
Тимер юл аша бары тик билгеләнгән урыннарда гына күчегез. Хәтерлә! Поездны шунда ук туктатырга мөмкин түгел. Ашыгыч тоткарланганда локомотивның тормоз юлы 700 дән 1200 метрга кадәр тәшкил итә, бу чорда локомотив 1 секунд эчендә 30 һәм аннан да күбрәк метр араны уза, бу реакция һәм кеше хәрәкәте тизлегеннән шактый артык.
Тимер юл аша чыгу өчен җәяүлеләр күперләреннән һәм кичү урыннарыннан файдаланыгыз, күрсәткечләргә игътибар итегез, бирелгән сигналларга колак салыгыз. Тимер юл аша чыкканда юлның поездсыз булуына инаныгыз.
Вагоннар астына кермәгез. Вагон башында, бусагаларда, вагоннарның күчмә мәйданчыкларында, шулай ук йөк поездларында йөрү тыела.
Тимер юл полотносы янында да уйнарга һәм йөрергә ярамый.
Хәтерлә! Контакт чыбыгында көчәнеш 27 мең вольт. Электр тогы белән зарарланмасын өчен, хәрәкәтсез вагоннарның түбәләренә, тимер күперләрнең металл конструкцияләренә күтәрелмәгез.
Поездда барганда да юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез:
- поезд барышына утырырга да, вагоннан төшәргә дә ярамый;
- поезд тулысынча туктаган вакытта гына утыру платформасы ягыннан поездга керегез һәм поезддан төшегез.
- тимер юл янында колакчаннар ( наушники) куллану һәм кесә телефоны буенча сөйләшүләр поездның якынаюын вакытында ишетергә мөмкинлек бирмәячәк, ә бу исә травма алуга һәм һәлакәткә китерергә мөмкин.
Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү балаларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.