2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Кабул итүгә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга кирәк.
Гражданнар Сәрия Сабурскаяга һәм Марат Садыйковка «Skype», «Zoom» яки «WhatApp» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.