График нигезендә, Буа шәһәре идарәче компаниясе хезмәткәрләре элеккечә үк күпфатирлы йортларда һәм балалар мәйданчыкларында, җәмәгать кулланылышы урыннарын дезинфекциялиләр. Дезинфекция коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында үткәрелә. Подъезд ишекләре, беренче каттагы холлар, почта тартмалары, баскыч таянгычлары аеруча җентекләп эшкәртелә. Катларда идәннәр һәм диварлар юыла һәм гадәти режимда җыештырыла. Дезинфекция мәсьәләсе район администрациясе тарафыннан даими контрольдә тотыла. КФЙны эшкәртү расланган график буенча башкарыла. Уртача алганда, көнгә 25тән артык күп фатирлы йорт дезинфекцияләнә, йорт яны территорияләрендә урнашкан объектлар да эшкәртелергә тиеш: балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, тренажерлар, беседкалар. Исегезгә төшерәбез, милекчеләргә подъездларның дезинфекциясе белән канәгать булмасалар, 3-13-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин