Татар Буасы авылында яшәүче Илфат Җәббаров "акыллы" теплица корды

2020 елның 6 июне, шимбә

Илфат һәм Гүзәл Җәббаровлар күп еллар инде бакчачылык белән шөгыльләнә, ә быел яңа теплицаны төзеп бетерделәр, анда су сибү автомат рәвештә башкарыла, моннан тыш, ул мөстәкыйль җилләтелә. Илфат аны үз куллары белән ясаган. Хуҗа әйтүенчә, элек көнбатыш җилләре еш кына теплицага зыян китергән, бу үсемлекләргә дә тискәре йогынты ясаган. Ярымтеплица конструкциясе үсемлекләргә күбрәк якты көн бирә. Каркасны каплау өчен махсус полиэтилен кулланылган.

Бу механизмнар ничек эшли, Җаббаровлар "акыллы" теплица ярдәмендә нинди бизнес башларга телиләр, бу хакта 5 июньдәге "Знамя" газетасы санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International