8 июньнән башлап урамда битлекләрдән йөрүне бетерәләр

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинеты элегрәк кертелгән чикләүләрне бетерә торган 208 нче карарына үзгәрешләр кертте.

 

Аерым алганда, 8 июньнән башлап урамда саклагыч битлекләрдән йөрү гамәлдән чыгарыла. Шулай ук ваклап сату объектлары 22:00 һәм 6:00 арасында эшли алмый торган чикләү дә төшерелә. Моннан тыш, Роспотребнадзор алдан хәбәр иткән очракта, гражданнарны республика шифаханәләренә кабул итә һәм урнаштыра башларга мөмкин.

 

Ел әйләнәсендә үткәрелә торган балалар санатор-сәламәтләндерү лагерьлары искәрмә булып тора.

 

11 июньнән кафе һәм рестораннарның җәйге верандысына эшкә рөхсәт бар. 15 июньнән КФҮгә алдан язылу гамәлдән чыгарыла, хәзер анда гадәти режимда, әмма социаль дистанцияне үтәү шарты белән барырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International