Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм - әлеге җиңел булмаган, әмма игелекле һөнәрне сайлаган, аның төп максаты - кешегә хезмәт итү булган барлык кешеләрнең ихтирамын һәм рәхмәтен белдерү.
Сез күп балалы гаиләләргә, инвалидларга һәм ветераннарга, еш кына гади кеше аралашуы һәм катнашуы кирәк булган кешеләргә ярдәм итәсез. Кешеләргә үз-үзләренә ышанычын кайтарасыз, аларга үзләренең иҗтимагый әһәмиятен тою, янә тормыш шатлыгын тою мөмкинлеген бирәсез.
Халыкны социаль яклау-барлык дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Район бюджеты да елдан-ел социаль юнәлешле. Ел саен 19 меңнән артык буалы төрле ярдәм рәвешендә социаль ярдәм ала – 4710 инвалид, шул исәптән 142 инвалид бала. 367 кешегә өйдә хезмәт күрсәтелә.
Социаль өлкәдәге эш аерылып тора, биредә фәнни белем һәм көч әһәмиятле түгел, монда - яхшылык һәм шәфкатьлелек мөһим. Шунысы куанычлы, бүген Буа районының социаль өлкәсендә чын күңелдән бирелгән профессионаллар эшли. Тармакның һәр 225 белгеченә эшкә җаваплы караулары, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр язмышына игътибарлары һәм сизгерлеге өчен рәхмәт белдерәм, чөнки сезнең игелекле гамәлләрегездән һәр кеше игътибар һәм җылылк тоя - һәм бу иң мөһиме!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, көч һәм түземлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов