Татарстанның социаль хезмәткәрләре пандемия чорында ничек эшлиләр? Республикада өлкәннәрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итүче нинди социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла? Хезмәт базарындагы вәзгыять ничек һәм нинди белгечлекләргә ихтыяҗ бар? Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең туры эфирында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләячәк. Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә ала-министр иң киң таралган сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк.
#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апрелендә эшли башлады. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Программа кунаклары арасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бар иде. Трансляция 8 июньдә 16 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча башлана:
https://vk.com/video-85877975_456241384 https://ok.ru/nashtatarstan/topic/152415327008182 https://youtu.be/j6THl4qQi9A