Буада социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

 

Бүген Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова килде. Ул социаль хезмәткәр көне уңаеннан районның социаль хезмәткәрләрен тәбрикләүдә катнашты.

Сәламләү сүзе белән чараны район җитәкчесе Ранис Камартдинов башлады. Ул тармакның барлык 225 белгеченә эшкә җаваплы караулары, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең язмышларына игътибарлы булулары һәм ихтирамнары өчен рәхмәт белдерде: "Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел. Сезнең эшегез зур тырышлык, түземлек, мораль һәм физик көч таләп итә. Сез күп балалы гаиләләргә, инвалидларга һәм ветераннарга, еш кына гади кеше аралашуы кирәк булган кешеләргә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, сизгер йөрәкләрегез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә җылылык биргәнегез өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.

Клара Алексеевна социаль хезмәткәрләргә шулай ук рәхмәтен җиткерде: “Бүген , яңа коронавирус эпидемиясе таралу шартларында, социаль хезмәткәрләр аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә һәрьяклап һәм бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр”-диде ул. Алга таба һөнәр ияләренә Министрлыкның һәм Буа муниципаль районы җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International