Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге урманга барганда тоташ кием-салым, баш киемнәре кияргә тәкъдим итә. Кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә талпаннарга каршы спрей кулланырга. Песи һәм этләргә өчен махсус муенчаклар кигезергә. Профилактика чараларының берсе булып талпан энцефалитыннан прививка ясату тора. "Үз-үзеңне саклауның төп ысулы — агачлар куелыгында йөрмәү, үз-үзеңне даими карап тору».