Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы узды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген, 9 июньдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садреев сайланды.

Иҗтимагый совет рәисе аның эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук Росреестрның дәүләт хезмәтләрен күрсәтү - хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә алу процессын бәйсез анкеталау нәтиҗәләре белән таныштырды.

Моннан тыш, әлеге утырыш кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Иҗтимагый совет әгъзаларына яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында Татарстан Росреестрының гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде; инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Росреестры тарафыннан эшләнгән инвестицион климатны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшләү турында сөйләде.

Иҗтимагый советның киләсе утырышын 2020 елның августында үткәрү планлаштырыла.

Игътибарга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге (аның составы, эш планы һ. б.) турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта - rosreestr.tatarstan.ru танышырга мөмкин «Коллегиаль һәм киңәшмәле органнар» өстәмә битендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International