Казан шәһәре Башкарма комитеты Татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыра. «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме Россия шәһәрләренә биреләчәк, аларда яшәүчеләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән. Казан-мактаулы исем алуга дәгъва кылучыларның берсе.
Татарстанлылар башкалабыз өчен үз тавышларын https:/za.kzn.ru сылтамасы буенча бирә алалар