Россия көнендә "Җиңү волонтерлары" интеллектуаль уенын үткәрәчәкләр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

«Җиңү волонтерлары» гомумроссия хәрәкәте 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне «Россия җиңүләре» интеллектуаль онлайн-уенында катнашырга чакыра.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә һәм чарага сылтама буенча язылырга кирәк: https://волонтерыпобеды.рф/lk/mgr/events/id/3285

Башлана — 12 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә.

Уен алдыннан һәр катнашучы трансляциягә күчү өчен ссылка алачак. Ул 30 минут дәвам итәчәк, уен дәвамында һәркемнең өч блок буенча сорауларга җавап бирү мөмкинлеге булачак: үткән, киләчәк һәм хәзерге вакыт. Алып баручы эфир барышында уен процесын һәм турыдан-туры трансляциядә топ уенчыларны күзәтеп барачак.

Җиңүчегә Россиянең бер шәһәренә бару мөмкинлеге биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International