Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 елның 15 июненнән һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр салым түләүчеләрне территориаль салым органнарында кабул итү һәм хезмәт күрсәтү Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив « Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» сервисы аша шәхси саклану чараларын йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алып бары тик алдан язылу буенча гына башкарылачак.

2020 елның 1 июненнән башлап салым түләүчеләргә алдан язылуны гамәлгә ашыру өчен үзәкләштерелгән рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты аша кереп була (https://order.nalog.ru/).

Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисапларын, субсидияләр бирүгә гаризаларны бокслар аша тапшырырга мөмкин. Мөмкин булган мәсьәләләрне дистанцион хәл итү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук кәгазь корреспонденцияне почта аша да җибәрергә була.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин 8-800-222-2-222.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International