Суда куркынычсызлык кагыйдәләре

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Яхшы йөзә белү-суда куркынычсыз ял итүнең иң мөһим гарантияләренең берсе. Тик шуны истә тотыгыз, яхшы йөзүче дә даими саклык, дисциплина һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш: махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга; таныш булмаган урыннарда суга чуммаска; буйкаларны узып йөзмәскә; су транспортына якын килмәскә; суда уеннар оештырмаска; тутырылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә; төзек булмаган йөзү чараларын кулланмаска; исерек килеш су коенмаска.

Ни кызганыч, пляжларда да коенучыларның куркынычсызлыгына беркем дә гарантия бирә алмый. Димәк, әгәр сез сулык янында ял итәргә җыенасыз икән, бәхетсезлек очрагында ярдәмгә килүчеләрнең булуы турында да уйлагыз.

Кагыйдә буларак, мондый очракларда коткаручыларга инде һәлак булган кешене судан чыгару процедурасын ешрак үтәргә туры килә.

Коенучы су төбенә киткәннән соң 5-7 минут узгач, аны эзләү буенча уңышлы операциягә өметләнүе кыен, өстәвенә, 2-3 метр тирәнлектәге ләмле грунтта, ә 10-12 метр тирәнлектә булса, аеруча да. Йөзүченең аягын көзән җыера башласа, бер секундка башы белән суга чумарга һәм аягын турайтып, кулы белән зур бармагын үзенә таба тартырга кирәк. Сүз уңаенда, бу очраклар өчен тәҗрибәле йөзүчеләр үзләре белән йөзү киеменә беркетелгән булавкага ия. Аның очлы башы белән көзән җыерган мускулларга кадап алу бу халәттән чыгу мөмкинлеген бирә.

Суда йөзү белән беррәттән суда ял итә дә белергә кирәк. Беренче ысул- аркага ятып. Кулларын һәм аякларын сузып, күзләрен йомып, тынычлап суларга, баш белән суга ятарга һәм, горизонталь хәлдә калырга. Икенче ысул- “калкавыч” формасында йомарланырга. Һава алырга, йөзне суга батырырга, тезләрне кул белән гәүдәгә кысарга, сулыш чыгаруны тоткарлап, акрын гына суга сулап чыгарырга, анан тиз генә су өстенә чыгып сулыш алырга һәм янә шушы формага кайтырга. Шул рәвешле ял итеп, яңадан ярга таба йөзергә. Һәм янә ял итергә. Әмма һич тә энергияне югалтмаска һәм куркуга бирелмәскә. Ахыр чиктә, ун метр араны йөзә алган кеше, ял итеп алгач, йөз метрны да уза ала.

Балаңны йөзәргә өйрәтү - зур бурыч. Суда үзен ышанычлы тотарга баланы 5-7 көн эчендә өйрәтергә була, һәм бу аның куркынычсызлыгына беренче адым инде. Әгәр сезнең күз алдында кеше бата башласа, нәрсә эшләргә? Барыннан да элек, уйлау өчен үзеңә берничә секунд вакыт бирергә. Янәшәдә коткару чарасы бармы? Коткару боҗрасы яки бауны 20-25 метрга (судно бортыннан, биеклектән - шактый алга таба) ташларга мөмкин. Тагын берәрсен ярдәмгә чакыртып буламы? Зыян күрүчегә ярдәмгә килүегез турында хәбәр бирегез. Әгәр сез батучыга йөзеп барырга уйласыгыз, су агымын, җил исешен, ярга кадәр араны һ. б. исәпкә алырга онытмагыз. Батучыга якынлашкач, аны тынычландырырга тырышыгыз, тынычландыра алсагыз, аңа җилкәгезгә тотынырга рөхсәт итегез. Юк икән, аның белән катгый булырга кирәк.

Кыскача коткару техникасы. Батучыга йөзеп, аның астыннан чумып һәм арттан тотып алып (классик ысул- чәчтән), ярга илтергә кирәк. Суга батучы сезне кулыгыздан, муеныгыздан яки аягыгыздан эләктереп алса, суга чумыгыз, батучының үзен саклау инстинкты уяначак һәм ул сезне ычкындырачак. Батучы су төбенә киткән очракта да аны чумып эзләп карагыз, ул су төбендә 6 минут тирәсе генә торса, кешене яшәүгә кайтарып була. Ярга чыгарып, зыян күрүченең тиз арада авыз-борын куышлыгын ләмнән яисә комнан чистартыгыз (бармаклар белән, кешене ян ягына борып), аннары аны корсагына яткырып тезегезгә куегыз ( башын йөзе белән аска таба салындырып), нык кына басып ашказаны һәм сулыш юлларындагы суны чыгарыгыз. Боларның барсын да тиз арада эшләргә кирәк, зыян күрүчене аркасына яткырырга һәм ясалма сулыш өрергә. Йөрәк тибеше сизелмәсә, ясалма сулыш бирүне йөрәккә турыдан-туры массаң ясау белән чиратлаштырырга кирәк.

"Ашыгыч ярдәм" килгәнче реанимация чараларын туктатмагыз: сезнең гамәлләрегез аркасында организм әле яши ала. Әлбәттә, җанландыру һәм коткару алымнарын кулланып калмыйча практикада эшләү җиңел түгел, әмма, мондый әйберләргә алдан ук өйрәнергә кирәк. Тик әгәр сездә бернинди әзерлек булмаган очракта да зыян күрүчене ташламагыз! Теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International