Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза биргәндә мондый мөмкинлек бар. 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, ә 16 июньнән прописка урыны буенча участок сайлау комиссиясендә бирелә. Өйдә тавыш бирергә карар кылучыларга комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр тавыш бирү өчен махсус комплект белән киләчәк: герметик пакетта бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, саклагыч битлек, перчаткалар, дезинфекцияләүче салфетка, авторучка булачак. "Беренче тапкыр без өйдә контактсыз тавыш бирү турында сөйләшәбез. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанцияне үтәячәк, тавыш бирүчеләргә өйләренә кермәячәләрк", - дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү өчен комплект алганнан соң, граждан үз фатирына әйләнеп кайта, бюллетень тутыра һәм аннан соң аны Комиссия әгъзаларына чыгара. «Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, тавыш бирү көненә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне үзе куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек — процесста катнашучыларның: тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының сәламәтлеге», - дип аңлатты Кондратьев. РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү җиде көн — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк. Өйдә тавыш бирүдән тыш, гражданнарның «Мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында алар өчен уңайлы теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен КФҮ офисларына, территориаль комиссияләргә гариза бирергә яки аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә кирәк. Санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, сайлау участокларында тавыш бирү шулай ук катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк. Сайлау участокларына килгән татарстанлылар үз тавышларын биргән кешеләр белән очрашмаячак.