Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Гарденотерапия» технологиясе буенча короновирус инфекциясе таралган чорда эшне дәвам итәләр.
Тәкъдим ителгән программа кысаларында үсемлекләр белән эшләү физик һәм психологик иминлеккә уңай тәэсир итә һәм актив терапиянең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Программа клиентларда танып-белү активлыгын, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерүне, шулай ук вак моторика, хәтер, күзәтүчәнлек, игътибар, иҗади сәләтләрне, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлекне үстерүне күз алдында тота.
