Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хезмәткә сәләтсез гражданны караучы, эшләмәүче граждан компенсация түләвен рәсмиләштерә ала, дип искәртә.
Карауга билгеләнгән гражданинның категориясенә карап, караучыга компенсация яисә айлык түләү билгеләнә.
Эшкә сәләтсез гражданнарны карауны гамәлгә ашыручы эшсез гражданнарга компенсация түләүләре
Эшкә сәләтсез гражданга (1 группа инвалидны, балачактан 1 группа инвалидтан тыш, шулай ук дәвалау учреждениесе бәяләмәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше каравында мохтаҗ яки 80 яше тулган өлкәннәр өчен дә) карауны гамәлгә ашыручы, аларның уртак яшәүләренә һәм аның гаилә әгъзасы булып торуына карамастан, айлык компенсация түләүләре билгеләнә.
Компенсация түләвенең күләме 1200 сум тәшкил итә. Түләү хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла.
.
1 группа инвалид-балаларны һәм балачактан 1 группа инвалидларны тәрбияләүче затларга айлык түләү
Ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яисә 1 группа инвалидларны тәрбияләүче башка затларга айлык түләү билгеләнә.
Айлык түләү размеры:
ата-анага (уллыкка алучыга) яисә опекунга (попечительгә) 10000 сум;
башка затларга - 1200 сум.
Компенсацион яисә айлык түләү граждан тәрбияләүне гамәлгә ашыручы айдан башлап аның билгеләнүен гариза һәм барлык кирәкле документлар белән тәрбияләү гамәлгә ашырыла торган, ләкин күрсәтелгән түләүгә хокук барлыкка килгән көннән дә иртәрәк булмаган гражданга пенсия билгеләү һәм түләү башкаручы органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тәрбия чоры 1 группа инвалидны, инвалид баланы һәм 80 яшькә җиткән затны караган затка һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажына кертелә. Бу караучы затка иминият пенсиясе алу өчен үз пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Тәрбиягә бирү буенча компенсация һәм айлык түләү хезмәткә сәләтсез һәр гражданга карата, аны тәрбияләүне гамәлгә ашыру чорына, бер эшләмәүче
хезмәткә сәләтле затка билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучы затлар компенсация һәм айлык түләүгә хокукка ия түгел, чөнки югалган хезмәт хакын яисә башка керемне компенсацияләү максатларында билгеләнгән эшсезлек буенча социаль тәэмин итүне алучылар булып тора.
Компенсацион һәм айлык түләүләр инвалид балага яки балачактан 1 группа инвалидка билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла.
МӨҺИМ! Эшкә урнашканда 80 яшьтән өлкәнрәк яки I төркем инвалидны карау буенча түләүгә хокук югала, чөнки түләү бары тик эшләмәүче гражданинга гына рәсмиләштерелергә мөмкин. Югыйсә, артык түләү барлыкка киләчәк һәм караучы затка аны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
МӨҺИМ! Әгәр дә карауны гамәлгә ашыручы гражданин "үзмәшгуль" сыйфатында теркәлгән булса, шул ук вакытта мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән булса, 80 яшьтән өлкәнрәк яки I төркем инвалидны карау буенча түләүгә хокукы саклана.
Граждан үзенең эшкә урнашуы турында Россия Пенсия фондының территориаль органына 5 көн эчендә, турыдан-туры идарәгә яисә гражданның шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать тапшырырга тиеш. Шунда ук, хезмәт эшчәнлеге туктатылгач, ай саен түләнә торган компенсация түләүләренә яңа урынга гариза бирергә мөмкин.
Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең (843)279-27-27
Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571 ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com