«Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, хатын - кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру максатыннан, Буа шәһәрендә ТР, Буа шәһәре, Некрасов урамы, 53йорт адресы буенча яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә.
Проектная егәрлеге:
Катлылык - 2 кат;
Бинаның гомуми мәйданы - 5248,00 м2;
Шул исәптән техник катлар - 1734,56 м2;
Төзү күләме - 20399,31 м3;
Шул исәптән нигездән түбән техник кат 0.000 - 4559,04 м3.
Урыннар саны: 260 шт.
Эшләүче персонал саны: 50 кеше
Бу балалар бакчасына «АБВГДЕЙКа», «Дюймовочка», «Батыр» балалар бакчаларын күчерү планлаштырыла. Яңа бакча «АБВГДЕЙКа» дип аталачак. Бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Кирпеч төзү төгәлләнде, коммуникацияләр үткәрелде, тәрәзәләр куелды, эчке эшләр алып барыла. Планда- төзелешне 2020 елның 1 сентябренә тәмамлау. Балалар бакчасы заманча, СанПинның барлык нормаларына туры китерелә. Бинаның эчке дизайнын сайлаганда булачак тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарының фикере дә исәпкә алынды. Балалар бакчалары сайтында, инстаргаммда дизайн вариантлары тәкъдим ителде һәм күпчелек тавыш белән иң ошаган вариант сайлап алынды. Объектны төзү эшләрен «СтройИнжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алып бара.
.png)
.png)
.png)
.png)