Сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Татарстан Республикасында без хәзер барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча тиңдәшсез эш башкарабыз. Минем төп бурычларымның берсе — сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының да, сайлаучыларның да иминлеген тәэмин итү. Битлекләр, перчаткалар һәм дезинфекция чаралары сайлау участогына керү һәм чыгу юлында да торачак», — дип хәбәр итте Кондратьев.
Ул сайлаучыларга участокка шәхси саклану чараларында килүнең яхшырак булуын да искәртте.
«Һәр участокта термометрия узу, перчаткалар, битлекләр һәм ручкалар алу мөмкинлеге булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән бөтенләй элемтәгә кермәячәкбез. Сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасына паспортны ачык рәвештә күрсәтәчәк, без моны журналда теркибез, ул контактсыз. Өстәлдә яткан бюллетень алачак. Аннары тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да бераз үзгәреш бар. Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча, кабинаның алгы дивары булмаячак, һәм без бу таләпләрне үтәү буенча эш башладык", — дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Ул сайлау участокларында кешеләрнең барлык агымнары бүленәчәк, дип өстәде. Сайлаучылар бер керү юлы аша керәчәкләр, ә икенчсе аша чыгачаклар.
Элегрәк «Татар-информ» МА Конституциягә төзәтмәләр буенча бюллетеньнәрне «Спецсвязь» федераль дәүләт унитар предприятиесе саклавы астында 65 территориаль сайлау комиссиясенә җиткерәчәкләр дип хәбәр иткән иде.
https://www.tatar-inform.ru/news/politics/10-06-2020/glav-tsik-rt-rasskazal-o-merah-bezopasnosti-ot-covid-19-na-izbiratelnyh-uchastkah-5748795