Социаль хезмәткәр-һөнәр һәм эш кенә түгел, ә иң якын кешегә әверелүче дә.

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Зәйнетдинова Рамилә Кыям кызы - хезмәт кешесе! Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре. Рамилә Кыям кызы 10 өлкән яшьтәге гражданга хезмәт күрсәтә, шул исәптән 2 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм 1 Бөек Ватан сугышы ветеранына. Ул бу өлкәдә инде 11 ел эшли. Ике баланы берүзе тәрбияләсә дә, ханымның күңел җылылыгы өлкәннәргә дә җитә. Алар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Безнең янәшәбездә әнә шундый игелекле һәм олы җанлы кешеләр яши. Әйдәгез, аңа бу хезмәте өчен рәхмәт әйтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International