Татарстан районнары чыгарылыш кичәләрен үткәрү турында мөстәкыйль карар кабул итәчәкләр

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре мәктәп укучылары өчен барлык онлайн-чараларны Роспотребнадзор белән килештерергә тиеш булачак. Татарстанда муниципалитетларга мәктәп чыгарылышларын үткәрү турында мөстәкыйль карар кабул итү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хезмәттәшләр белән киңәшләштек, бу очракта сорауларны муниципалитетларга юллау дөресрәк булыр иде, чөнки алар дәрәҗәсендә чираттагы чыгарылыш кичәләрен үткәрү яки үткәрмәү турында карар кабул ителә", — диде Галимова. Шул ук вакытта муниципалитетлар, уку учреждениеләре һәм ата-аналар комитетлары тарафыннан кабул ителә торган мәктәп чаралары үткәрү турындагы теләсә нинди карар Роспотребнадзор белән килештерелергә тиеш, дип билгеләп үтте ул. Элегрәк РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган чараларны онлайн форматта 27 июньдә уздырырга тәкъдим иткән иде. Ведомствода аныклап узуларынча, чаралар, бәйрәм уздырылган вакытка чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә узарга мөмкин. «Бүгенге көндә, үзизоляция режимын йомшарту буенча җитди адымнар ясалуга карамастан, вәзгыять контрольдә кала, чикләү чараларын үтәү, шәхси саклану чараларын куллану һәм зур чараларны үткәрүдән тыелу зарурилыгы бар",-дип өстәде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International