12 июнь – Россия көне.

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Кадерле якташлар!

 

Дәүләт бәйрәме-Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Россия - йөрәккә кадерле урыннар, туган өй учагы, иң якын кешеләр. Россия көне-үзенчәлекле көн. Бу көнне без уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илебезне - Ватаныбызны хөрмәтлибез. Бу бәйрәм төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә караган россиялеләр – уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәкләре булган бердәм халык икәнлеген искә төшерүгә юнәлдерелгән. Безнең һәрберебезне дә илебезне чәчәк атучы һәм көчле итү теләге берләштерә.

Бүген безнең һәркайсыбыз иксез-чиксез илебезнең төп көче - без үзебез, анда яшәүче талантлы, хезмәт сөючән һәм энергияле кешеләр икәнлеген аңлый. Хәзерге Россиянең ныклы позицияләре - бабаларыбызның киеренке хезмәт һәм бөек казанышлары нәтиҗәсе, үз тормышларын аямыйча туган ил чикләренең какшамас булуын, дипломатик һәм сәяси җиңүләрне яклаган кешеләрнең хәрби батырлыклары нәтиҗәсе. Без иң мөһиме - язмышыбызның үз кулыбызда булуын аңладык, нәкъ менә безгә гасырлар буе сакланып килгән илебез традицияләрен сакларга һәм арттырырга, хокук һәм бурычларга җаваплы карарга, бабаларыбыз мирасын саклап, алга барырга туры киләчәк.

Хөрмәтле буалылар! Бүгенге уңышлар һәм казанышлар - бу, һичшиксез, сезнең хезмәтегез, һәм алар һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, алга таба уңышлы эшләү өчен уңай мөмкинлекләр ача.

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлап, саулык- сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа хезмәт уңышлары телим һәм һәр яңа көн сезгә шатлык китерсен! Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!

Буа муниципаль районы җитәкчесе Р.Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International