РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү белән, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның конкрет проблемаларын хәл итү дәвам итәчәк

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт бәхетле балачакны үзенең өстенлеге дип игълан итте, һәм моны Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең берсендә язды. Бу фикерне «Татарстан-24» телеканалында туры эфирда Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте. «Дәүләт үзенең югары законында балаларны тәрбияләү, бәхетле балачак, һәркем өчен мөмкин булган белем һәм балалар өчен медицина ярдәме өстенлекле дип игълан итә. Әгәр баланың ата — анасы юк икән, гаиләсе юк икән, дәүләт аның алдында аерым бурычларны декларацияли», - дип белдерде Фәррахов. Уңай динамика күренә — гаиләдән читтә тәрбияләнүче балалар саны кимегән. Әмма ятим балалар алдында йөкләмәләр бар, аларны дәүләт һәрвакытта да тулысынча үтәми, дип билгеләп үтте парламентарий. Мәсәлән, фатирлар белән тәэмин итү. "Конституциядә без мондый декларацияне язганда, иртәгә законнар кабул ителәчәк, ә берсекөнгә барлык органнар ресурслар табарга тиеш булачак. Төзәтмә артында ата — ана каравыннан мәхрүм калган балаларның конкрет проблемаларын хәл итү булачак», - дип белдерде депутат. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү чәршәмбе, 1 июльдә узачак. Бу көн - ял көне булып торачак..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International