«Бердәм РОССИЯ» партиясе проекты кысаларында узган “Балалар илне сурәтли” рәсем бәйгесенең нәтиҗәсе билгеле.

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, берьюлы берничә номинация буенча «Балалар илне сүрәтли» дигән еллык рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең төп максаты-кече яшьтәге мәктәп укучыларын үз тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә чагылдыруга җәлеп итү.

Быел эпидемиологик хәлгә карамастан, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенә 50дән артык балалар эше тәкъдим ителде. Конкурсның финалына буаның 10 яшь рәссамы эләкте һәм алга таба катнашу өчен партиянең төбәк башкарма комитетына җибәрелде.

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителде: «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы», «Хәтер һәм Дан елы (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына)», «Без имин юллар өчен!».

Эшләрдә профессиональлек кенә түгел, идея, актуальлек, эшләрнең оригинальлеге дә бәяләнгән.

Район этабында катнашучыларның барысы да «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсеннән дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International