Россия көне алдыннан үзешчән сәнгать артистлары "триколор-тасма" акциясе оештырдылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 июнендә Россия көне алдыннан район мәдәният йорты үзешчән сәнгать артистлары Буа шәһәре урамнарына чыктылар һәм Россия флагы төсләрендә тасмалар тарату буенча "триколор- тасма" акциясе оештырдылар. Акциянең төп максаты-халыкның бердәмлеген күрсәтү, чөнки Россия көне - илебезнең иң яңа тарихында үзенчәлекле дата. Бу-ирек, гражданлык тынычлыгы һәм демократия кыйммәтләре, кеше һәм граждан хокукларының приоритеты белән аерылгысыз бәйләнгән татулык бәйрәме. Бу-милли бердәмлек тарихына хөрмәт һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International