#Ярдәмянәшә! #Помощьрядом масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә.

2020 елның 13 июне, шимбә

Шушы көннәрдә Буа районына азык-төлек җыелмаларының өченче траншы кайтты. Исегезгә төшерәбез, #Ярдәмянәшә! #Помощьрядом акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде. Аңа 6 категория гражданнар керде. Бу: - керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, гаилә составында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр; җан башына уртача керемле яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләр; опекага һәм попечительлеккә бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр; әти-әниләре коронавирус таралу шартларында аеруча зыян күргән тармаклардагы балалы үзмәшгульләр яки шәхси эшмәкәрләр. Безнең районда бу исемлектә -727 граждан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International