Буада күп фатирлы йортларда яшәүчеләр Россия көнен бәйрәм иттеләр. Буада Россия көнен Ринат Рәхмәтуллин катнашында концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Гагарин урамындагы 28нче йорт ишегалдында Россия көне чын бщйрщм рухында узды. Әлеге микрорайондагы күп катлы йортлар "Космос" территориаль иҗтимагый үзидарәсенә карый. Аның җитәкчесе Анна Никонорова барлык йортларда яшәүчеләргә көтелгән бәйрәм турында алдан хәбәр итте. Мәдәни үсеш үзәге көче белән зур концерт әзерләнде. Якташыбыз, танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин җырларын тыңлап, халык биеде, күңел ачты. Балалар өчен конкурслар оештырылды. ТҖҮ җитәкчесе Анна Никонорова бәйрәм белән котлады, ишегалларын төзекләндерүдә актив катнашучы күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә килгән кунакларга Россия флагы тасмалары таратылды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кайберләре бәйрәмне фатир балконнарыннан күзәттеләр. Активлары үз балконнарына Россия һәм Татарстан әләмнәрен элделәр.