РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак

2020 елның 13 июне, шимбә

РФ Конституциясенә социаль юнәлешле төзәтмәләр Россиядә гаилә үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. «Татар-информ» МА ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әнә шундый фикер белдерде.

"Без әйткәнчә, барлык статьялар да, шартлы рәвештә, социаль төзәтмәләр пакеты, ул тулысынча диярлек гаиләне саклап калу өчен эшли. Һәм минемчә, кабул ителгән очракта, барлык төзәтмәләр дә гаилә иминлегендә чагылырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. Дәүләт ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга карата йөкләмәне үз өстенә ала.

Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан, сүз дәүләт учреждениеләре челтәре турында бара, әмма шул ук вакытта илдә уллыкка алу тәҗрибәсе дә зур таралыш алган.

Дәүләт ятимнәр проблемаларыннан читләшми, әмма ул үз гражданнарын да алардан читләшмәскә өнди», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе төзәтмәләр гражданнарның гомуми иминлегенә һәм җаваплылыгына эшләячәк, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International