Ата-аналар игътибарына!

2020 елның 13 июне, шимбә

Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның тигез хокукы һәм бурычы.

Безнең барыбыз өчен дә иң мөһиме-теләсә кайсы яшьтәге балалар! Җәмгыятьнең, гомумән алганда, ата-аналарның төп бурычы- балалар өчен, аларның тормыш-көнкүреше өчен куркынычсыз шартлар тудыру. Кызганычка каршы, җәйге күңелле ял еш кына балалар фаҗигаләре белән тәмамлана. Узган җәйдә кечкенә бала белән Ырынгы авылында фаҗигагә китергән бәхетсезлек очрагы булган иде. Бәхетсезлек очракларының барысы да диярлек балалар кызыксынуы, тәҗрибәсезлеге белән бәйле, ә янәшәдә менә фаҗигане булдырмый калырга сәләтле олы кеше булмавы кызганычка әверелә.

Хөрмәтле ата-аналар!

Өй шартларында да, җәмәгать урыннарында да, йорт яны территорияләрендә дә балаларны караучысыз калдырмагыз! Балалар куркынычсызлыгы өчен үз торагыгызны тикшерегез. Бәяләгез: электр үткәргечне алыштырырга кирәкмиме, йорт яны территорияләрендә люклар, яраклы чокырлар һ. б. ачык түгелме? Бала куркынычсызлыгы өчен башка чараларны күрегез. Балагызның буш вакыты проблемасын чишегез.

Балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз! Балаларны контрольсез калдырмагыз һәм Сез шул рәвешле көтелмәгән хәл-очракларны булдырмый кала аласыз!

Буа муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International