Табигый сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез һәм аларны бозуның күңелсез нәтиҗәләре турында онытмагыз.

2020 елның 13 июне, шимбә

Су коену чоры башлану һәм җәйге чорда сулыкларда балигъ булмаган балаларның үлеменә юл куймау максатыннан, Буа муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе балигъ булмаган балаларның ата-аналарына табигый сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне һәм аларның бозылу нәтиҗәләрен истә тотуны сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге кагыйдәләрне искә төшереп, Сез балаларыгызның иминлеген, суда булган бәхетсезлек очракларын кисәтәчәксез.

Сулыкларда контрольсез коенучы балалар яныннан үтмәгез! Аларны сулыктан китергә үгетләгез! Суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен ата-аналарга балаларның кайда уйнауларын һәм йөрүләрен ныклы контрольдә тотарга киңәш итәбез.

Балаларыгызның сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куймагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International