“Җәйнең бер көне - ел туйдыра” ди халык. Июнь ае хуҗалыкларда кышкы терлек азыгы әзерләү чоры. Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов «Заря» ҖЧҖ, «Дружба» ҖЧҖдә сенаж салу эшләренең барышы белән танышты. "Заря" агрофирмасында кышлату өчен 22 мең тонна сенаж, "Дружба"да 25 мең тонна сенаж саласы бар. Ранис Камартдинов бригадаларның эзлекле эше , сенаж ташу һәм трамбовкалау шартларын карады. Ул шулай ук басуларны, чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү эшләре барышы белән танышты. Соңрак район җитәкчесе Ямбулат авылында сөт-товар фермасына тукталды һәм андагы төзекләндерү эшләре белән кызыксынды. Шулай ук Буа районы агрохим хезмәтенең доломит оны чыгару буенча эшнең оештырылуын карады.