Буа районы хуҗалыкларында үләннәрне яшел массага чабу дәвам итә

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

"Заря" агрофирмасында бу эш оешкан төстә бара. Хуҗалыкта сенаж һәм печән әзерли башладылар. Баш зоотехник Раил Идрисов әйтүенчә, кышлату өчен 22 мең тонна сенаж, 24 мең тонна силос, 3000 тонна печән, 5000 тонна салам әзерләргә кирәк булачак. Агрофирма дирекциясе басуда эшләүчеләр өчен барлык шартларны да тудырды. Яшел массаны кырдан азык базаларына чыгаруга 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Быел җәй яшел масса әзерләү өчен уңайлы булды. Зарялылар җитәрлек азык запасы булдырырга өметләнәләр. Иван Яковлев "Заря" агрофирмасында механизатор булып 30 ел эшли. Хәзерге вакытта КПУ-3,6 агрегатында күпьеллык үләннәр чәчүгә туфрак әзерләү белән мәшгуль. Тырыш тракторчы нәтиҗәле хезмәткә бөтен көчен куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International