Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Һава торышы дымлы тору сәбәпле, темплар түбән.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда 1,5 млн.га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы. Моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 520 гектарга якын тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектардан артып китә, бүгенге көндә республика буенча урып-җыю техникасының әзерлеге - 63%.
Урып-җыю комбайннарының яртысын төзекләндерергә кирәк булачак. Бу эшләр өчен 2,1 млрд. сум таләп ителә, 1 млрд. сумга запас частьләр сатып алынган.
"Механизаторлар чәчү эшләрен тәмамладылар, хәзер хуҗалык җитәкчеләренең бурычы - механизаторларны комбайннарга беркетеп, аларны ныклап әзерли башларга. Комбайннар паркын тәүлек әйләнәсе эшләтеп җибәрү һәм нәтиҗәле файдалану өчен, һәр берәмлекне тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булган ике механизаторга беркетергә кирәк", - дип саный Марат Җәббаров.
Ул шулай ук механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә һәм килешүләр төзүне кичектермәскә тәкъдим итте.
Республикада бөртеклеләрне җыю буенча – 17, азык җыю буенча 5 мехотряд эшчәнлек алып бара. Мул явым-төшем зур мәйданнарда икмәкнең яту ихтималын арттыра. Мондый участокларның булуы инде күзәтелә. Шуңа күрә, министр фикеренчә, ике фазалы урып-җыюны кулланырга һәм сабак күтәргечләре белән ургычларны комплектларга кирәк булачак.
Марат Җәббаров урып-җыю чорында автотранспортның җитмәве күзәтелә, дип искәртте. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен, булган 4500 мең машинага өстәмә рәвештә, 2500 берәмлек йөк автотранспортын җәлеп итәләр
Күпчелек очракта урып-җыю эшләре стандарт дымлылык көтүгә бәйле рәвештә тоткарлана. Республика хуҗалыкларында 400 гә якын ашлык киптергеч бар.
Аларның тәүлеклек потенциалы 50 мең тоннага якын. Моннан тыш, республиканың 35 элеваторы һәм икмәк кабул итү предприятиеләре тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерү куәтләренә ия. Киптерү җиһазлары булмаган хуҗалыкларга аларның хезмәтеннән файдаланырга кирәк.
"Урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен комбайн паркын һәм киптерү хуҗалыгын ныклап яңартырга кирәк. Быел ашлык җыю комбайннарын яңарту темплары начар түгел, ярты ел эчендә узган елларның еллык күләмен алдык", - диде Марат Җәббаров.
Аның сүзләренә караганда, терлекчелек тармагы алга киткән хуҗалыкларда дымлы һәм вакланган ашлыкны җиңсә һәм траншеяларга салу икътисади яктан максатчан. Технология сыналган, дымлылык-50% булганда, урып-җыюны 2 атнага алданрак башларга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле киптерүгә чыгымнар, ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш азая, югалтулар кими.
"15 июльгә кадәр барлык урып-җыю комплексының әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итәчәкбез, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Һәр комбайнның хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәве тикшереләчәк. Бер үк вакытта, булачак уңышка нигез салуның төп технологик процессы булган, туңга сөрү агрегатларының әзерлеге дә каралачак».