Коронавирус пандемиясе чорында социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Гомуми изоляция чорында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучыларга нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин, дигән сорауга кызыклы киңәшләр бирә.

Пенсионерларга элекке яраткан шөгыльләрен искә төшерергә булышалар, әйтик, сәламәтлекләре мөмкинлек бирсә, тегү һәм бәйләүгә җәлеп итәләр.

Буа муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «виртуаль туризм» инновацион технологиясе актив кертелә. Бу өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кызыклы һәм перспективалы юнәлеш. «Виртуаль туризм»ны уздыру методикасы объектларны күрсәтүне һәм алар белән бәйле вакыйгалар турында сөйләүне үз эченә ала. Моннан тыш, телефон элемтәсе чаралары буенча социаль хезмәт алучылар белән коронавирус пандемиясе чорында профилактика чаралары турында әңгәмәләр үткәрелә. Көн саен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга термометрия үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International