Буалылар игътибарына. 2 атна дәвамында шәһәрдә сукбай (хуҗасыз) этләрне тотачаклар

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

«Мадьянкин С.А.» ИП № 0111309552000041 номерлы муниципаль контрактны үтәү йөзеннән, 2020 елның 16 июненнән 30 июненә кадәр Буа шәһәре территориясендә сукбай хайваннарны тоту, карап тоту һәм аларның санын җайга салу буенча эш алып барылачак. Контракт нигезендә, Башкаручы 2020 елның 31 декабренә кадәр планлы да, планнан тыш та (шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча) хайваннарны тотарга тиеш булачак. Хайваннар тотылмаган чорда шәһәр халкыннан кергән гаризалар җыелган. Шулай ук сукбай этләр ешрак очрый торган урыннар да өйрәнелде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сукбай хайваннарны тоту кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы һәм инвазион авырулар таралуны кисәтү, халыкның тәртибен һәм тынычлыгын тәэмин итү максатларында, гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла һәм хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм иҗтимагый әхлак нормаларын үтәү принципларына нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International