Кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитетында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы булып узды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы Ирина Мирзаҗановна Сергеева һәм тиешле хезмәтләр җитәкчеләре ZOOM аша киңәшмәгә тоташтырылган иде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиулов киңәшмәдә катнашучыларны хезмәт хакы буенча бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска, шулай ук минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумыннан түбән булган район предприятиеләре һәм оешмаларына тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча чаралар күрергә чакырды.
Утырыш барышында Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рәис Абитовның эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру һәм булган вакансияләр турында, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ директоры Ленар Камаловның үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакын түләү буенча күрелгән чаралар турындагы докладлары тыңланды. Шулай ук Буа районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы чакырылган кече бизнес вәкилләре дә үз эшләре турында сөйләделәр.
Утырыш ахырында барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, аларны үтәү вакыты билгеләнде.