Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик әһәмиятле гамәлләр кылган өчен РФ Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр дә ул түләнмәгән яки дөрес түләнмәгән булса, Росреестр документларны карамыйча кире кайтарырга тиеш. Әмма Росреестрның дәүләт пошлинасын кире кайтару очраклары бар. Төгәлрәк очракларны, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Лилия Садеретдинова аңлата.
Түләгән дәүләт пошлинасы өлешчә яисә тулысынча түбәндәге очракларда кире кайтарылырга тиеш:
1. Әгәр дәүләт пошлинасы законда каралганнан күбрәк күләмдә түләнгән булса. Дәүләт пошлинасының түләнгән һәм билгеләнгән зурлыгы арасындагы аермага тигез булган сумма кире кайтарыла.
2. Әгәр дәүләт пошлинасын түләгән затлар Росреестрга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр юридик әһәмияткә ия гамәл кылудан баш тартса. Түләнгән дәүләт пошлинасының тулы суммасы кире кайтарыла.
3. Әгәр килешү якларының тиешле гаризалары нигезендә күчемсез мөлкәткә хокукны, чикләүне (йөкләнешне) дәүләт теркәвенә алуны туктату турында гариза бирелгән булса, аның белән алыш-бирешләр килешү якларның тиешле гаризалары нигезендә башкарыла Түләгән дәүләт пошлинасының яртысы кире кайта.
РФ Салым кодексының 333.40 статьясының 3 пункты нигезендә, дәүләт пошлинасының артык түләнгән (түләтелгән) суммасын кире кайтару турында гариза, түләүче тарафыннан дәүләт пошлинасы түләнгән юридик әһәмияткә ия гамәлләр башкарырга вәкаләтле органга (вазыйфаи затка) бирелә. Бу очракта - Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә
Әгәр дәүләт пошлинасы акча рәвешендә түләнгән булса, гаризага чын түләү документларын кушып куярга кирәк; әгәр дә акчасыз рәвештә булса, - түләү документлары күчермәләрен.
Кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, кире кайтару турында гариза шәхси мөрәҗәгать иткәндә яисә вәкил аша, шулай ук почта аша юридик әһәмияткә ия гамәл кылуны сорап мөрәҗәгать иткән урында түләүче тарафыннан бирелә. Түләүче өчен дәүләт пошлинасы түләгән зат түләнгән акчаларны кире кайтаруга дәгъва итә алмый. Артык түләнгән акчаларны кире кайтару турында гариза күрсәтелгән суммага түләү көненнән алып өч ел дәвамында бирелергә мөмкин.
Гаризада сумманы күчерү өчен реквизитларны күрсәтергә кирәк; әгәр мөрәҗәгать итүче ышанычлы зат булса - акча алу хокукына ышанычнамәсе булу кирәк.
Шул ук вакытта Лилия Садеретдинова дәүләт регистраторы тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында карар чыгарылган очракта, дәүләт пошлинасы кире кайтмый, дип ассызыклады.
Белешмәгә
Гариза үрнәге, шулай ук дәүләт пошлинасы турында кирәкле бөтен мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган (- Гражданнар һәм оешмалар өчен - Дәүләт пошлинасы).