2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла. Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылу кирәк.
Гражданнар Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка «Skype», «Zoom» яки «WhatApp» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.