Буалылар табибларга Yardam.ru порталда ярдәм хатлары юллый алалар

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Буалылар медикларга Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында эшләгән өчен рәхмәт белдерә һәм Yardam.ru порталда эшли башлаган «табибларга хатлар» сервисы аша аларга ярдәм күрсәтә алалар. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Табибларга хат язу өчен, үз исемеңне атарга, хастаханәне-адресатны күрсәтергә кирәк, ә теләгән очракта шәхси фотосурәтне йөкләргә мцмкин. Моны сайттагы форма аша да, электрон почта аша да эшләргә була - yardam@tatar.ru. Хатлар Yardam.ru порталда аерым бүлектә басылып чыгачак. «Табибларга хатлар» сервисы май ахырында эшли башлады. Элегрәк без Буада 8 июньнән вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшләвен, коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь Буа район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә урнашуын хәбәр иттек. Бирегә Идел буе районнарыннан авыруларны алып киләләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International