Җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында, җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Буалылар катнашу һәм тулы мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча (884374) 35641 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International