Буа янгын сүндерүчеләре капиталь ремонтланган техникадан ачкычлар алдылар

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә капремонттан соң янгын техникасы ачкычларын тапшырды, шул исәптән Буа янгын сүндерү частенә дә. Тапшыру тантанасында 111 нче Буа янгын сүндерү - коткару часте башлыгы Нияз Садыйков катнашты. «01» хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яңартылган махсус техника һәлакәт булган урынга тизрәк барып җитәргә, янгыннарны сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International