2020 елның 13 июнендә элеккеге полиция бүлеге башлыгы, полковник Ханбиков Айрат Равил улы (хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеген җитәкли), шулай ук отставкадагы полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеген 2003-2007 елларда җитәкләүче Идиатуллин Гомәр Фәрит улы, хәзерге көндә Буа районы буенча полиция бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Хәсәнов Ренат Фиргать улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге пенсионер-ветераннары белән берлектә, 2002 елның 4 февралендә кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булган хезмәткәрләрнең күмелгән урыннарында булдылар. Полиция вәкилләре хокук тәртибе өчен көрәштә һәлак булган хезмәттәшләрен яхшы сүзләр белән искә алдылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы А.Р. Ханбиков һәлак булган хезмәткәрләрнең батырлыклары һәрвакыт хокук тәртибен саклаучыларның йөрәкләрендә яшәячәк һәм яшь буынга тапшырылачак, дип билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Р. Ф. Хәсәнов һәлак булган коллегаларының батырлыклары турында искә төшерде һәм алар гомерлеккә каһарманлык һәм хезмәт бурычын үтәү үрнәге булып калачак, ә аларны искә алу- безнең изге бурычыбыз, диде. Полиция хезмәткәрләре бергә хезмәт итү елларын искә төшерделәр, һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм каберлекләргә чәчәкләр куйдылар.