Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Буа муниципаль районына эш визиты белән килде. Ул әлеге чара кысаларында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Иван Егоров, «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин белән бергә, «Авангард» ҖЧҖнең басуларда яфраклылар тукландыруның һәм саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән эретмә узелының эше белән дә танышты.
Визит ахырында Марат Азатович Буа районының Кайбыч авылында терлекчелек комплексы төзелешенең барышын карады. Хәзерге вакытта анда җир эшләре бара. Һәрберсе 4-5 мең тонна сыешлы 3 силос-сенаж траншеясы төзелде, дүртенче һәм бишенче траншеяларны төзү башланды. Төзелешне 2020 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, ә инде 2021 елның I кварталында терлекләрне урнаштырачаклар .
Сөт-товар комплексы төзелеше Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында сыйфатлы товар сөте җитештерү күләмен, шулай ук товар итен алга таба сату максатында, симертү өчен үз эре мөгезле терлекләренең өлешен һәм аның сәнәгать эшкәртүен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген сөт-товар комплексы төзелешенә капсула салынды.