Быел «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 19 яңа гериатрик кабинет ачылачак. Табиб-педиатрларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч белем алган. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы академиядә квалификация күтәрү программасын узган.
Буа район үзәк хастаханәсендә дә үткән елда 2 нче сырхауханәдә 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү өчен гериатрия кабинеты ачылды. Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган бүлмәдә кабул итә. Аның сүзләренә караганда, гериатрга мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Күпләр психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, алар табибка үзләренең эчке кичерешләре, шикаятьләре турында сөйли. Олылар өчен бу бик мөһим. Өлкәннәрнең күбесендә депрессия, хәтер начараю күзәтелә. Элеккеге кебек эшли алмауларын да күбесе авыр кичерә, ирексездән үзләрен кирәкмәгән итеп тоя башлаучылары да бар. Шундыйлар өчен табибның җылы сүзе һәм кайгыртучанлыгы чын дәвага әверелә. Киләчәктә гериатрия бүлеген ачу да планлаштырыла.