2020 елның җәйге чорында балаларның ялын, аларны сәләмәтләндерүне оештыру турында

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның җәендә яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле чикләү чаралары балалар ялының күнегелгән расписаниесен үзгәртте. Белгечләр чикләүләрне бетерүнең өченче этабында балалар сәламәтләндерү лагерьларын һәм шифаханәләрен ачарга киңәш итә. Беренче сменалар 1 июльдә башланырга мөмкин.

1.Балага җәйге шәһәр яны лагерена бару өчен нинди документлар кирәк?

- туу турында таныклык күчермәсе яки паспорт;

-лагерьга китүче балалар өчен медицина белешмәсе (№079/у формасы) яки балалар һәм яшүсмерләр өчен санатор-курорт картасы (№076/у формасы);

-мәҗбүри медицина иминияте полисы күчермәсе;

- энтеробиозга анализ нәтиҗәләре (әгәр шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениесендә йөзү бассейны булса);

-прививкалар турында белешмә (прививка сертификаты);

2. Балага лагерьга нәрсә алырга кирәк?

Исемлек:

- ике пар урам өчен аяк киеме

- капюшонлы куртка

- бүлмә өчен аяк киеме

- спорт белән шөгыльләнү өчен аяк киеме ( кедалар, кроссовка)

- баш киеме ( 2)

- спорт костюм

- җылы свитер

- бүлмә киемнәре ( футболкалар, трикотаж чалбар, пижама)

- эчке өс киеме ( берничә пар)

- театраль аксессуарлар

 

Гигиена:

• теш щеткасы һәм пастасы • тарак • душ геле һәм шампунь • сөлге • салфеткалар

Уку әсбаплары:

- пенал

- 12-18 битле дәфтәр

- кәгазьләр өчен папка

Чемоданны җыйганда балага әйберләрнең кайда ятуын күрсәтергә онытмагыз.

Лагерьга килгән балалар үзләре белән нәрсә барлыгын кайвакыт белми. Шуңа да бала белән алдан ук сөйләшеп куегыз, ул һәр әйберенең кайда булуын һәм кайчан кулланырга кирәклекне белергә тиеш. Чемоданга барлык әйберләр тасвирланган «исемлек» куйсагыз тагын да яхшырак.

 

3. Лагерьга балага дару бирергә ярыймы?

Балага лагерьга теләсә нинди медикаментлар (таблеткалар, капсула, медицина сиропалары, борын тамчылары, тамак өчен спрейлар һәм башка дару чаралары) бирү катгый тыела. Балага табиб күрсәтмәсеннән башка нинди дә булса медикаментларны мөстәкыйль кабул итү рөхсәт ителми.

Үз-үзеңне дәвалау тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Һәр лагерьда педиатр эшли. Ул, һичшиксез, балага авырган очракта ярдәм итәчәк. Баланы сырхаулаган очракты бу турыда үз әйдаманына (яки лагерьның теләсә кайсы хезмәткәренә) хәбәр итәргә өйрәтегез.

Игътибар! Әгәр балагыз табиб билгеләнеше буенча даими нигездә дарулар кабул итсә, медхезмәткәргә табибның язмача инструкцияләре булган кирәкле даруларны тапшырыгыз.

4. Сорау: Балаларның юынуын лагерьда кем күзәтә?

Җавап: гигиена үтәлешен әйдаманнар күзәтә. Һәр бала иртән юынырга, тешләрен чистартырга иртән һәм төнгә аякларын юарга тиеш. Вожатыйлар шулай ук балаларның эчке киемнәрен алышынуын күзәтәләр.

5. Ни өчен балага кесә телефоны бирергә рөхсәт итмиләр?

Лагерь хезмәткәрләре аның сакланышы өчен җаваплы түгел. Санитар кагыйдәләр һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары нигезендә, балалар булган биналарда электр розеткалары каралмаган, димәк, кәрәзле телефонга зарядка җыю мөмкинлеге юк. Телефон буенча озак сөйләшүләр, уеннар, телефонны мендәр астында саклау һ.б. бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Вакытсыз телефон сөйләшүләре лагерьның эш режимын боза. Хөрмәтле ата - аналар игътибар итегез: әгәр бала сезгә нинди дә булса сәбәпләр аркасында шалтыратса (начар кәеф, конкурста оттырса), беренче чиратта педагог, яки администрация белән элемтәгә керүегезне һәм шалтыратуның чын сәбәбен ачыклавыгызны үтенәм, шуннан соң лагерьга килү кирәкме икән, дигән карар кабул итүегезне сорыйм.

6. Ни өчен шәһәр читендәге лагерьга барганда ата-аналарны лагерь территориясенә кертмиләр?

СанПиН таләпләренә туры китереп 2.4.4. 3155-13, 11.13 п. 11.13-балалар белән, шул исәптән балаларның законлы вәкилләре белән очрашулар, балалар сәламәтләндерү лагереның җитәкчесе билгеләгән көн тәртибенә туры китереп үткәрелә.

Балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә, шул исәптән балаларның законлы вәкилләрендә, махсус билгеләнгән урыннардан тыш булу рөхсәт ителми.

7. Сорау: Лагерьда балаларны ничә тапкыр ашаталар?

Җавап: СанПиН 2.4.3155-13, 10.7 п. таләпләре нигезендә шәһәр читендәге лагерьда ашау-эчү 5 тапкыр оештырыла (иртәнге аш, төшке аш, кичке аш, 2 нче кичке аш).

8. Сорау: Баланы лагерьга кабул итү өчен нинди медицина каршылыклары бар?

Җавап: Баланы кабул итү өчен каршылыклар:

• барлык авырулар кискен чорда; • туберкулезның барлык формалары; • актив һәм приступ чорында ревматизм, диспансер хисабыннан алынганчы; • йөрәк һәм кан тамырларының алынган яки тумыштан килгән кимчелекләре; • гипертоник авыру; • кан һәм кан әйләнеше органнары авырулары; • эпилепсия яки башка көзәнле припадкалар һәм аларның эквивалентлары; • кискен психик авырулар һәм реактив халәтләр; • бронхиаль астма; • ашказанының һәм уникеле эчәкнең язва авыруы; • нефрит, пиелонефрит, бөер-таш авыруы, тумыштан килгән бөер аномалияләре; • шикәр диабеты, тиреотоксикоз; • тире авырулары ( гөмбәчекләр, педикулез и т.п.).

Бердәм консультация үзәге

Роспотребнадзор

8 800 555 49 43

Кулланучылар хокукларын яклауның барлык сораулары буенча сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Буа, Чүпрәле, Апас районнарындагы консультация пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт, яки (8-84374) 35447 телефоны буенча.

Тэги: #балаларөченял #җәйге ял 2020

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International