Татарстанда коронавирус буенча кайбер чикләүләрне йомшарттылар, Министрлар Кабинеты тиешле карарны бастырды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда кайбер коронавирус чикләүләрен йомшарттылар, Министрлар Кабинеты тиешле карарны бастырды. Бүгенге көннән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан профилактика чараларын үтәгәндә чаралар оештыру рөхсәт ителә. Башка чаралар: ял, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары - тыю астында кала. Чит илләрдән килгән гражданнар өчен мәҗбүри 14 көнлек обсервация гамәлдән чыгарыла. Шулай да, туристлар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар яшәү урыны буенча йортның үзизоляциядә ике атна вакыт уздырырга тиеш булачак. 22 июньнән дәүләт социаль-тернәкләндерү бүлекләре, инвалидларны, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең дәүләткә карамаган оешмалары эше рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International