Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль. Илнең табигый байлыкларын яклауга дәүләтнең төп законына кертелә торган төзәтмәләр исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк.

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев уртаклашты.

«Мин, һичшиксез, килешәм, хуплыйм! Ә ничек соң? Табигый дөньяны сакларга кирәк, ул бездә уникаль. Ә кеше табигый мохиткә көчле йогынты ясый, парник газлары бик зур чыгарыла", - дип билгеләп үтте профессор.

Шулай ук Переведенцев кешеләр гаебе белән, парник эффекты аркасында глобаль һава температурасы ике градуска артырга мөмкин, бу бөтен планета өчен бик начар, дип белдерде.

РФ Конституциясенең 114 нче статьясына төзәтмә нигезендә, хөкүмәт гражданнар тормышы өчен уңай шартлар тудыру һәм әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм теләсә нинди башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү буенча чараларны тормышка ашырачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан зоояклаучылары фикеренчә, РФ Конституциясенең хайваннарны яклауга кагылышлы 114 нче статьясының яңа редакциясе-ил өчен җитди адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International