Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы акция кысаларында, «Йөклелек һәм тәмәке тарту ярашмый» исемле профилактик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында тәмәке тартуның зыяны: нигә туктарга кирәк? начар гадәт җимешкә ничек тәэсир итә? тәмәке тартуны ташларга кирәк? -кебек сораулар каралды.
Профилактик эшнең максаты-теләсә кайсы яшьтә сәламәтлекне саклау һәманы саклау кирәклеген нигезләү. Начар гадәтләрдән, ә нәкъ менә тәмәке тартудан качу мөһим, чөнки һәр булачак ана әле тумаган бала өчен үз җаваплылыгын аңларга тиеш. Ул йөклелекнең иртә срокларында тәмәке тарту һәм алкогольнең сәламәтлек өчен бик куркыныч булуын һәм аның организмында тиешле үзгәрешләр китереп чыгаруын белергә тиеш.
Ахырда ата-аналарга һәм яшүсмерләргә буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды, анда тарту катнашмаларының, психоактив матдәләрнең зыяны турында ышаныч телефоннары һәм мәгълүмат урнаштырылган.