Рифат Каюмов Адав-Толымбай авылында туган. Моннан берничә ел элек туган авылына кайткач, яңа китап өстендә эшли башлавы турында сөйләде. Шушы көннәрдә Адав-Толымбай халкы аның эшен күрә алды. Автор XVI-XVIII гасырларда безнең халыкларның тормышы һәм тарихы, мәгърифәтче Әхмәр хәзрәт Юныс Әл-Толымбай эшчәнлеге, Адав-Толымбайдагы XIX-XXI гасырларда дин торышы турында сөйли. Китап "Әхмәр бине Юныс Әл Толымбай" дип атала.