Медицина хезмәткәре көне белән котлау!

2020 елның 20 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу көн - ак халатлы барлык кешеләргә, безгә авыр минутларда безгә ярдәмгә килүчеләргә, безнең сәламәтлегебез сагында торучыларга, ихлас рәхмәт сүзләребезне белдерү өчен менә дигән форсат.

Быел сәламәтлек саклау системасы җитди сынау уза. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять бездән һәр өлкәдә дә мобилизация таләп итте, ә сезгә - безнең медицина хезмәткәрләренә аеруча зур авырлык төште. Пандемия тагын бер тапкыр сезнең һөнәр – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе икәнлеген исбатлады. Сезнең һөнәр - һәрвакыт фидакарь хезмәт, актуаль һәм киң белем, хезмәт сөючәнлек. Ә бүгенге көн медицина белгеченнән инде тәҗрибә, осталык һәм сәләт кенә түгел, ә аның бөтен батырлыгын, характер ныклыгын һәм фидакарьлеген дә таләп итә. Сезнең күбегез, үз гаиләгезне калдырып, чакыру кабул итте һәм “иң озын” сменага чыкты. Сез үзегезне дә, үз көчегезне дә кызганмыйча covid-19га каршы көрәшәсез. Сезнең хезмәт-батырлык ул, һәм ул безнең тарихыбызның мөһим өлеше булып калачак.

Үз-үзегезне корбан итүегез, кешеләргә мәхәббәт, үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Сезнең өчен иң зур бүләк сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлы рәхмәтле йөзләре булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International